Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында үләт базыннан профлист урлап киткәннәр

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән, 3 җинаять эше ачылган. Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - материаль зыян белән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек.

02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән, 3 җинаять эше ачылган.

Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - материаль зыян белән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез адәмнәр Түбән Чегодай авылы янындагы үләт базыннан 10 табак профлист урлап киткәннәр, материаль зыян - 5880 сум. Караклар шул ук авылның известь карьеры территориясендәге электромоторларга, кабельләргә, эш коралларына һәм запас частьләргә кызыкканнар.

Казанка авылында берничә тапкыр хөкем ителгән һәм эзләтүдә булган 1986 елгы Удмуртия кешесен тоткарлаганнар.

Чит кешенең кесә телефонын үзенеке итмәкче булган 1979 елгы Чирмешән кешесенә карата җинаять эше ачылган.

03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән ял көннәрендә 35 чакырту һәм мөрәҗәгать кергән.

Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, ике көндә 3 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, 3 кеше ОРВИ белән авырган. Чакыртуларның күбесе хроник авыручылар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 48 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен һәм плитәләрен төзәтү һәм көйләү белән бәйле.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән инспекторлары исерек машина йөртүчене ерак җибәрмәгәннәр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17651

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында Проблема бар киткәннәр профлист урлап үләт базыннан