Чирмешән районында сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия биргәннәр
Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асраучылар быел да дәүләт ярдәме алды. Безнең районда 1895 савым сыеры һәм 862 кәҗә асрыйлар. Сыер хуҗаларына барлыгы - 5 миллион 685 мең, кәҗә асраучыларга 862 мең сум субсидия акчасы күчерелгән (сөт бирүче бер сыерга - 3 мең, бер ана кәҗәгә...
Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асраучылар быел да дәүләт ярдәме алды. Безнең районда 1895 савым сыеры һәм 862 кәҗә асрыйлар. Сыер хуҗаларына барлыгы - 5 миллион 685 мең, кәҗә асраучыларга 862 мең сум субсидия акчасы күчерелгән (сөт бирүче бер сыерга - 3 мең, бер ана кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән).
Бер елда сыерлар саны 15кә арткан, ә кәҗәләр 21гә кимегән.
Иң күп сыер (231) Чирмешән авыл җирлегендә. Монда 202 кәҗә дә асрыйлар. Дөрес, үткән ел белән чагыштырганда, сыерлар - 6, кәҗәләр 4 башка кимегән. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә сыерлар саны 3кә артып, быел 221гә җиткән, шуның өстенә 31 йортта кәҗә дә бар. Туймәтлеләр сыерларга өстенлек бирә, аларның саны былтыргыдан да артыграк (156), кәҗәләр нибары 8 йортта гына. Кармыш авыл җирлегендә сыерлар да, кәҗәләр дә күбәйгән. Югары Кәминкә, Ивашкино, Лашман, Иске Кади, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә дә сыерлар саны бераз арткан. Ә менә Бәркәтәдә, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Яңа Элмәле, Яңа Кади, Иске Котыш, Ульяновка, Шешминка авыл җирлекләрендә бу төр маллар азайган.
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев