Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Безне дөрес орышалар
Кайбер машина-трактор паркларында техниканы, тагылма агрегатларны төзәтү өчен элементар шартлар да юк. Тармаларны, мәсәлән, җирдә, иелеп сүтү-җыю, көйләү эшмени. Мондый хәлдә нинди технология, сыйфат, нәтиҗә турында сүз алып барырга мөмкин?! Район җитәкчесе Наил Зарипов "Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыятендә узган семинарда кайбер җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең пассивлыгына, җавапсызлыгына аптыраудан гаҗиз булып, кулларына пирчәткә...
-
Саранча юк ителгән
Ульяновка авыл җирлеге территориясендәге "Якимова Ю.Г" крестьян-фермер хуҗалыгы кырында саранча табылган. Шактый таралып өлгергән корткычлар әлегә юк ителде. Девичья Поляна авылы янында җиде еллап чәчелмәгән 140 гектар мәйданлы кырны эшкәрткәч, белгечләр саранчаның итальян прусы дигән төренә тап була. Ул янәшәдәге 38 гектарлы солы басуында да үрчеп өлгергән. - Оператив рәвештә,...
-
Арыш елы
"Кади", "Сөлчә", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә районда беренчеләрдән булып уракка керештеләр. Комбайннарга эш фронты ачылды. Бөртеклеләрнең-уҗым культураларының дымлылыгы көннән-көн кими, 15-16 процентка ук төшкән. Әлеге хуҗалыкларда иң элек арыш участокларына чыктылар. Уңыш сөенерлек: "Кади"да гектар көче - 30, "Чирмешән-АГРО"да 26 центнер. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә арыш - 3290, ә уҗым бодае 2340...
-
“Кади” уракка әзер
Бу җәмгыятьтә эшләүче Иван Семаев инде утыз беренче уракта катнашырга җыена. 13 яшьлек Дон-1500 комбайнын ул төзәтеп тә куйган. - Леонид Шехтуров белән алмашлап эшләячәкбез,- ди Иван. - Җәмгыять җитәкчелеге хезмәтебезне тиешенчә бәяләргә ышандырды. Азыклата ярдәм дә артык түгел. Абзарда өч савым сыеры, алты баш үгез, биш баш дуңгыз бар....
-
Чирле маллардан арынабыз
Район хуҗалыкларында туберкулез йоктырган терлекләр калмады. Әлегә 263 баш чирле һәм алар белән элемтәдә булган шактый мал Алабуга ит-консерв комбинатына озатылган. Район җитәкчелеге алар урынына республика ярдәме белән нәселле таналар кайтарачак. Белгечләр бүген сөтнең, бигрәк тә туберкулез ачыкланган хуҗалыклардан килгән продукциянең сыйфатын ныклы контрольдә тота. - Чирмешәндәге сөт кабул итү...
-
Печәннең тәмле чагы
Чирмешәндә печәнгә төштеләр. Элеккеге аэропорт урыныннан арырак участокта костер инде өлгергән, иң сусыл, туклыклы, тәмле чагы. Көннәр дә әйбәт, аяз, кояшлы, чапкач үләннәр сәгате белән кибә. - Техникаларыбыз әзер, азык әзерләүгә шулай керешеп тә китәрбез,- ди «Чирмешән-АГРО» директоры Илшат Гозәеров. - Беренче теземнәрдән җыелачак печәнне бозауларга дип өеп куячакбыз. Ике...
-
Чәчү төгәлләнде
"Лашман агрофирмасы"нда 2 мең 650 гектарга якын мәйданда язгы культуралар тулысынча чәчелгән. - Бу эштә өч агрегат катнашты,- ди хуҗалык җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов. - Орлык, ягулык, ашлама белән проблема булмады. Барысы белән дә вакытында тәэмин итеп тордык. Дөрес, әүвәл эш сүлпәнрәк барды, әмма соңгы көннәрдә чәчү темпын тизләтә алдык. Җәмил...
-
Иван Бокин тиз чәчә
"Чирмешән-АГРО"да бахатайга әзерләнәләр. Чәчкечләргә берничә көнлек эш калган. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр - бар да җир куенында. Бүген төп көч бодай, кукуруз чәчүгә тупланган. Җәмгыятьтә артык кабаланмыйча, җирне кат-кат эшкәртеп кенә чәчәләр. Солыча куркыта. Ул бик әрсез чүп үләне, технологияне үтәмәсәң, бик тиз калкып чыга, бөтен кырыңны харап итә,...
-
Былтыр – көнбагыш, быел – бодай
"Татагро" җәмгыяте быел район кырларында 5500 гектар мәйданда бодай һәм арпа чәчә. Берничә ел рәттән бездә рапс, көнбагыш үстергән әлеге җәмгыять 2500 гектарда бодай, 3000 гектар җирдә арпа игәргә ниятли. Бөртекле культуралар "Чирмешән - АГРО", "Лашман агрофирмасы", "Шушма" җәмгыятенең Андреевка, Шешминка кырларының бер өлешендә урын алачак. Ульяновка авылындагы "Иванов Ю.С"...
-
Иртә чәчкән иртә ура
"Кади"да һәм "Чирмешән-АГРО"да шикәр чөгендерен дә вакытында чәчеп куйдылар. "Сөлчә"дә инде берничә көн кукуруз чәчәләр. Белгечләр әйтүенчә, бүген чәчүлекләрне тәрбия кылу хакында кайгыртырга кирәк. Шытымга кадәр тырмалау - бик мөһим агротехник чара. Әлегә район хуҗалыкларында тиешленең 56 процент өлешендә, ягъни 23 мең 740 гектарда орлыклар җир куенына салынган. "Кади", "Чирмешән-АГРО",...
-
Төнлә дә чәчмәсәк, өлгермәячәкбез
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә язгы кыр эшләре соңга кала. Әлегә нибары 1246 гектарда, ягъни барлык мәйданның 11 процент өлешендә генә чәчкечләр узган. Шикәр чөгендерен чәчүгә керешмәгәннәр дә. - Болай гына эшләсәгез, өлгермәячәксез, җир кибеп бетәчәк. Ике сменада оешып чәчүсез булмый, сез районны да артка сөйрисез,- дип, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин...
-
Җәйләүләр –терлекләр “санаториясе”
"Чирмешән-АГРО"да савым сыерлары инде ун көн чамасы саф һавада, җәйләүдә. Яшел азык чемченәләр, урыннары коры, чиста. "Туймәт"тә дә җәйләүгә күченгәннәр. Әле бүген генә. Мәшәкатьләре булган инде: җиһазларны ташу, көйләү ансат түгел. Җәйләүдә бер ай чамасы ремонт үткәргәннәр. - Бүген иртәнге дүрттән үк аяк өстендә, - ди техник орлыкландыручы Вәсилә Гарифуллина....
-
Уҗымнар да сый сорый
Бүген игенчеләр өчен иң мөһиме - җирдәге дымны саклау. Шуңа күрә көнен дә, төнен дә тырмалау сорала. - Бер кырыйдан сабан культуралары да чәчә башлау вакыты,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - "Кади", "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыклары бу эшкә дә оешкан...
-
Дым бар чакта чәчәргә
"Кади" җәмгыятендә, районда беренче булып, узган атнада ук арпа чәчә башладылар. 335 гектарда орлыклар җир куенына салынган да (тиешленең 12 проценты). - Дымны югалтмас өчен, тырма, культиватор таккан тракторларыбызны тәүлек буе эшләтәбез. Чәчү дә иртәдән караңгыга кадәр бара,- ди җәмгыятьнең баш агрономы Илхат Яруллин. - Җир өлгерде, туфрак катып киткәнче...
-
Чирканчык алдылар
Иске Кади фермеры Салават Камалов инде ике атна элек үк кырга чыкты. Берничә көндә кырык гектар мәйданда костер үләнен аммиак селитрасы белән тукландыргач, егерме гектарда уҗым культураларын да сыйлаганнар. Дөрес, туң җир эри башлагач, эшләре тукталган. Бүген "Чирмешән-АГРО", "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең кайбер бүлекчәләре дә кырга чыктылар Һава җылына, җир кибә...