Төнлә дә чәчмәсәк, өлгермәячәкбез
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә язгы кыр эшләре соңга кала. Әлегә нибары 1246 гектарда, ягъни барлык мәйданның 11 процент өлешендә генә чәчкечләр узган. Шикәр чөгендерен чәчүгә керешмәгәннәр дә. - Болай гына эшләсәгез, өлгермәячәксез, җир кибеп бетәчәк. Ике сменада оешып чәчүсез булмый, сез районны да артка сөйрисез,- дип, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин...
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә язгы кыр эшләре соңга кала. Әлегә нибары 1246 гектарда, ягъни барлык мәйданның 11 процент өлешендә генә чәчкечләр узган. Шикәр чөгендерен чәчүгә керешмәгәннәр дә.
- Болай гына эшләсәгез, өлгермәячәксез, җир кибеп бетәчәк. Ике сменада оешып чәчүсез булмый, сез районны да артка сөйрисез,- дип, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин җәмгыять директорына кисәтү ясады. - "Алга"да да темп бик түбән. "Үтәмеш"кә кызуырак эшләргә кирәк.
Район буенча алганда сабанашлык культуралары 10 мең 670 гектарда чәчелгән (планлаганның 25 проценты). Бу күрсәткеч көн саен уртача 1200 - 1700 гектарга үсә.
"Кади", "Чирмешән-АГРО" язгы кыр эшләрендә мөмкин кадәр өлгер булырга тырышалар, аларны яманлый алмыйсың.
"Кади"да, мәсәлән, иртә тотынып, сабанашлык культураларын планлаганның 53 процент өлешендә, 1880 гектарда чәчкәннәр дә. Шикәр чөгендере орлыклары да җир куенында. Арпаның беренче чәчелгән участокларында матур гына шытымнар күренә. Дым бар чакта чәчүнең файдасы хакында кем генә белмидер.
Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесендә алдынгыларны ничәдер көн саен ачыклап, мораль һәм материаль кызыксындыру, үсендерү юк (элек бар иде). Кемнең конкрет күпме эш башкарганын чутлаучыны табу авыр, бар да якынча исәпләнә. Кайбер хуҗалыкларда чәчү темпының канәгатьләнмәслек булуында белгечләргә - агрономнарга, механизаторларга кытлык та үзен нык сиздерә. Ә вакыт көтми, май азагына калган чәчү - орлык, ягулык, көч әрәм итү генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев