Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печәннең тәмле чагы

Чирмешәндә печәнгә төштеләр. Элеккеге аэропорт урыныннан арырак участокта костер инде өлгергән, иң сусыл, туклыклы, тәмле чагы. Көннәр дә әйбәт, аяз, кояшлы, чапкач үләннәр сәгате белән кибә. - Техникаларыбыз әзер, азык әзерләүгә шулай керешеп тә китәрбез,- ди «Чирмешән-АГРО» директоры Илшат Гозәеров. - Беренче теземнәрдән җыелачак печәнне бозауларга дип өеп куячакбыз. Ике...

Чирмешәндә печәнгә төштеләр. Элеккеге аэропорт урыныннан арырак участокта костер инде өлгергән, иң сусыл, туклыклы, тәмле чагы. Көннәр дә әйбәт, аяз, кояшлы, чапкач үләннәр сәгате белән кибә.


- Техникаларыбыз әзер, азык әзерләүгә шулай керешеп тә китәрбез,- ди «Чирмешән-АГРО» директоры Илшат Гозәеров. - Беренче теземнәрдән җыелачак печәнне бозауларга дип өеп куячакбыз.

Ике йөз унбер гектарлы участокта Тәлгать Нуретдинов озак маташмас. Узган берничә сәгать эчендә генә дә ул 5-6 гектарны иңләп өлгергән. Унбер еллык «Полесье» белән былтыр да җәмгыять үләннәрен берүзе чапкан, әле башка хуҗалыкларга да булышкан.

- Яхшы, ипле комбайн,- ди Тәлгать. - Кондиционерына хәтле бар. Берьюлы унбер метрны чаба. Таш-фәлән генә эләкмәсен, ротор пычаклары үткен, әмма биртелергә мөмкин.

Көн тиз уза, төш вакыты да җиткән. Бүген дә пешекчеләр иренмәгән: беренче һәм икенче итле ашлар, салат, коймак, чәй әзерләгәннәр. Көнаралаш диярлек камыр ризыкларын да пешерәләр икән. Барын да эш урынына ук китерәләр.

- Ашау да, түләү дә зарланырлык түгел, эшлә генә,- ди «Чирмешән- АГРО»ның иң уңган механизаторларының берсе Тәлгать Нуретдинов.

Үләннәр өлгерсә дә, районның башка хуҗалыкларында, кызганыч, азык хәстәрләү звенолары паркларда әле - күбесендә техника һаман эшкә әзер түгел.

Елда шундый хәл. Ә вакыт көтми, үләннәр бик тиз картая, сыйфатын югалта.

Уңганнар санаторийга барачак

Җәмгыятьтә яз чәчелгән участокларны тәрбия кылуга да җитди карыйлар. Егерме берәр метр киңлектәге ике тырма агрегатлары белән шытымга кадәр, шытымнан соң да тырмалау үткәргәннәр. Барлык сабан культуралары да диярлек шул рәвештә күпмедер чүп үләннәреннән арына, моннан да бигрәк коры сугару белән арулана, дым саклана.

Ринат Вәгыйзов һәм Сәгыйть Шәйхетдиновлар бүген аеруча җаваплы эштә - бу тәҗрибәле механизаторлар гербицид сиптерәләр. 700 гектар мәйдан биләүче шикәр чөгендере участокларын бер кат эшкәртеп өлгергәннәр дә.

- Аннары арпага күчәбез,- ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. - Егетләргә рәхмәт, технологияне бозмаска тырышалар. Аларга хак икеләтә күләмдә булачак, ашату-эчертү оешма исәбеннән. Гербицид сиптерүдә эшләүчеләрне-механизаторларны, машина йөртүчеләрне, уңыш җыелгач, санаторийга путевка белән бүләкләргә исәп бар.

Хәзер кешене кешегә санап, аны электәге сыман кимсетеп, куркытып, җикеренеп түгел, ә үсендереп эшләтә белү - җитәкченең көче, сәләте, булдыклылыгы.

Көзгә амбарлар тулсын өчен бүген тырышырга кирәк шул. Әйтик, чәчүлекләрне өстәмә тукландыру - өстәмә уңыш нигезе. «Чирмешән-АГРО»да биш йөз гектар чамасы мәйданда арпаны аммиак селитрасы белән кабат сыйлаганнар. Бу эштә Николай Григорьев өлгер.

«Чирмешән-АГРО» коллективы узган атнада бәйрәм итте- шимбә көнне монда, чәчү төгәлләнү уңаеннан бахатай үткәрделәр. Җәмгыять базасында шашлыкка кадәр кыздырып, иллегә якын кешене тәм-том белән сыйладылар. Концерт та булды. Хезмәт кешесен шулай олылау бик мактаулы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы

2
X