Кайбер машина-трактор паркларында техниканы, тагылма агрегатларны төзәтү өчен элементар шартлар да юк. Тармаларны, мәсәлән, җирдә, иелеп сүтү-җыю, көйләү эшмени. Мондый хәлдә нинди технология, сыйфат, нәтиҗә турында сүз алып барырга мөмкин?!
Район җитәкчесе Наил Зарипов "Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыятендә узган семинарда кайбер җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең пассивлыгына, җавапсызлыгына аптыраудан гаҗиз булып, кулларына пирчәткә...
Кайбер машина-трактор паркларында техниканы, тагылма агрегатларны төзәтү өчен элементар шартлар да юк. Тармаларны, мәсәлән, җирдә, иелеп сүтү-җыю, көйләү эшмени. Мондый хәлдә нинди технология, сыйфат, нәтиҗә турында сүз алып барырга мөмкин?!
Район җитәкчесе Наил Зарипов "Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыятендә узган семинарда кайбер җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең пассивлыгына, җавапсызлыгына аптыраудан гаҗиз булып, кулларына пирчәткә киде һәм тырманы әйләндерә-әйләндерә, балаларга аңлаткан кебек, ничек ремонтларга икәнен үзе сөйләп бирде.
Тырма тешен ничек үткенләргә, ничек җыярга, ничек көйләргә - барын да искә төшерде. Бу эш өчен иң кирәге - теләктер. Тырма сыярлык өстәл, ванна ясау зур чыгым да сорамый. Аның каравы өстәлдә эшләү ансат, тиз.
Гомумән, үсемлекчелектә яки терлекчелектә булмасын, технология таләпләре үтәлми, эшне гел гадиләштерәбез. Моңа күнеккәнбез. Хәтта, эшкә керешкәнче, эш барышында, чәчкечләр дә юньләп көйләнми. Төрле тирәнлектә чәчкән орлык тигез тишелми, кайчак көчле яңгырдан соң гына баш калкыта.
Юньләп эшкәртелмәгән җирдә чүп үләннәре азына. Аннары уракта нишләргә белмибез. Бер өлеше өлгергән, икенче өлеше ямь-яшел иген участокларында, җыярга соңга калсаң, бөртек коела да башлый.
"Күтәмә -АГРОфирмасы" уракка, сүз әйтеп булмый, яхшы әзерләнгән: складлар чип-чиста, дезинфекцияләнгән, агартылган. Бөртек тирәсенә бер кош та очып кереп зыян салырлык түгел: ишекләр нык, тишек-тошык томаланган. Кырдан кайткан бөртекне тиз арада чистарта алалар - ЗАВ-20 агрегаты тәүлеккә 160 тонна бөртек үткәрә ала, янәшәдәге орлык линиясе дә төзек.
Орлык дигәннән, районның күпчелек хуҗалыкларында аны алыштырырга кирәк, алар массакүләм репродукцияле, түбән сыйфатлы. Орлыкны ерактан эзлисе дә түгел, Күтәмә кырларында үстерелгән уҗым бодаен башкалардан да игеп, югары уңыш алырга мөмкин.
- Кырдан кайткан бөртекне иң беренче чираттта орлыкка салып куярга кирәк,- диде район башлыгы, бу мәсьәләнең мөһимлегенә ишарәләп.
"Чирмешән АГРО"да да, семинарчылар анда да барды, үсемлекчелек тармагына игьтибар елдан-ел көчәя. Амбарлары ялт итеп тора: аларны күптән һәм яхшы итеп чистартканнар, дезинфекцияләп, агартканнар. Бөртекне чистартырга, төяргә, калибрларга, чәчү алдыннан агуларга агрегатлары җитәрлек.
Җәмгыятьтә узган атнада ук уракка керештеләр. Арышның гектарыннан уртача 26-30 центнер уңыш чыга. Технологияне төгәл үтәү нәтиҗәсе дә бу. Ә без барын да корылыкка сылтыйбыз.
Җәмгыятьнең машина-трактор паркында элек булган барлык хезмәтләр саклана: токарь, тимерче, эретеп ябыштыручы да үз урынында. Эштә культура барлыгы сизелеп тора. Хезмәт куркынычсызлыгы турында да онытмыйлар.
- Механизаторларның эшен җиңеләйтергә тиешбез, алар бездә дә җитми,- ди "Чирмешән АГРО" рәисе Илшат Гозәеров. - Ел саен яңа техника яки агрегат алырга тырышабыз. Шунсыз булмый.
Бүгенге семинарда катнашучылар Күтәмәдә һәм Чирмешәндә терлекчелек фермаларын да карадылар. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда дуңгызчылык тармагы замана сынауларына бирешми әле: малларның баш саны кимеми, үрчемне күп алалар. Әмма, итне, тере малны урнаштыру проблемасы бар икән.
"Чирмешән АГРО"ның Кече Чегодайдагы фермасында нәселле таналар кайтырга мөмкин. Әлегә биредә бер корпуста ремонт бара. Ул ял бүлмәсендә дә булачак, евроремонт үткәреләчәк. Хәер, савылучы һәм буаз сыерлар, бозаулар корпусларында да бүген үк чип-чиста: бар да агартылган, тирес тышка чыгарылган, яктырткычлар куелган. Бер атнада яңа баз казып, анда 1,5 мең тонна диярлек сенаж салып куйганнар; икенче базда силос урын алачак.
- "Кади"да, "Лашман-АГРО"да фермалар ремонтлау темпы көчәя бара, әмма "Үтәмеш", "Кара Чишмә" җәмгыятьләрендә, "Туймәт"тә һәм "Түбән Кәминкә"дә бу эш тиешенчә оештырылмаган,- диде ветберләшмә җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин.
- Әгәр белгечләр кушканнар үтәлмәсә, без туберкулездан беркайчан да арына алмаячакбыз.
Белгечләрнең үзләре дә кирәк шул. Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алар белән тәэмин ителеш 35 процент кына. Район җитәкчесе Наил Зарипов аеруча яшь белгечләргә торак төзелешендә ярдәм кулы сузарга кирәк ди. Тик, нишләптер, торак төзүгә субсидия сораучылар аз, 2014нче елга да заявкалар һаман юк. Сорамасаң - бирмиләр. Бу хакта халыкка аңлатырга кирәк. Тиешле шартларга, таләпләргә туры килгән очракта, максатчан программа (алар берничә үк) аша торак төзүгә чыгымнарның төп өлешен федераль һәм республика бюджетлары каплаячак (аны кире кайтарасы да булмый). Ник әле бу мөмкинлектән файдаланмаска?! Кабат язу кирәктер: субсидия алуның конкрет шартлары, таләпләре, тәртибе һәм лимиты да бар. Программалар да төрле.
Соңгы вакытта безнең район республикада "тәнкыйть зонасы"нда. Аеруча авыл хуҗалыгындагы эшебезне тиргиләр. Аз җитештерәбез, технологияләрне үтәмибез. Безне дөрес орышалар. Хәлне тизрәк яхшы якка үзгәртергә кирәк. Район җитәкчелеге үткәндәгеләр белән булышмыйча, алга, киләчәккә йөз тотып эшләргә өнди, куша, таләп тә итә. Семинарлар әле тагын булачак.
Автор фотолары.
Нет комментариев