Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирле маллардан арынабыз

Район хуҗалыкларында туберкулез йоктырган терлекләр калмады. Әлегә 263 баш чирле һәм алар белән элемтәдә булган шактый мал Алабуга ит-консерв комбинатына озатылган. Район җитәкчелеге алар урынына республика ярдәме белән нәселле таналар кайтарачак. Белгечләр бүген сөтнең, бигрәк тә туберкулез ачыкланган хуҗалыклардан килгән продукциянең сыйфатын ныклы контрольдә тота. - Чирмешәндәге сөт кабул итү...

Район хуҗалыкларында туберкулез йоктырган терлекләр калмады. Әлегә 263 баш чирле һәм алар белән элемтәдә булган шактый мал Алабуга ит-консерв комбинатына озатылган. Район җитәкчелеге алар урынына республика ярдәме белән нәселле таналар кайтарачак.

Белгечләр бүген сөтнең, бигрәк тә туберкулез ачыкланган хуҗалыклардан килгән продукциянең сыйфатын ныклы контрольдә тота.
- Чирмешәндәге сөт кабул итү пунктында "шикле хуҗалыклар" сөте аерым линия буенча үтә. Алынган продукция 90-95 градуста 15 минут кайнатыла,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев. - Ике линиядән килгән сөт тә кайнатыр алдыннан һәм кайнаткач та тикшерү уза. Шундый җитди контроль узгач кына ул сатуга чыга.
Туберкулез табылган хуҗалыклар терлекләрен табиблар кабат тикшереп узды. Әлегә нәтиҗәләр яхшы. Авыру маллар янында эшләгән терлекчеләр һәм аларның гаиләләре дә флюорография узган. Бу яктан да начар хәбәр юк.
Хәзер "Кара Чишмә", "Үтәмеш", "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Туймәт һәм Түбән Кәминкә бүлекчәләре фермаларында туберкулезга каршы санитар-профилактик эшләр башкарасы бар. "Кади"да аны төгәлләделәр.
Ветеринария табиблары, маллар көтүгә чыкканчы ук, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне дә туберкулезга тикшерде. Аларда авыру "чыкмаган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы