Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кади” уракка әзер

Бу җәмгыятьтә эшләүче Иван Семаев инде утыз беренче уракта катнашырга җыена. 13 яшьлек Дон-1500 комбайнын ул төзәтеп тә куйган. - Леонид Шехтуров белән алмашлап эшләячәкбез,- ди Иван. - Җәмгыять җитәкчелеге хезмәтебезне тиешенчә бәяләргә ышандырды. Азыклата ярдәм дә артык түгел. Абзарда өч савым сыеры, алты баш үгез, биш баш дуңгыз бар....

Бу җәмгыятьтә эшләүче Иван Семаев инде утыз беренче уракта катнашырга җыена. 13 яшьлек Дон-1500 комбайнын ул төзәтеп тә куйган.

- Леонид Шехтуров белән алмашлап эшләячәкбез,- ди Иван. - Җәмгыять җитәкчелеге хезмәтебезне тиешенчә бәяләргә ышандырды. Азыклата ярдәм дә артык түгел. Абзарда өч савым сыеры, алты баш үгез, биш баш дуңгыз бар. Печән дә, фураж да күп кирәк.
- Бездә эшләгән кеше хакын ала. Былтыр да тиешен бирделәр,- ди тәҗрибәле комбайнчы Рәкыйп Мөктәсимов та.
"Кади"да комбайннарны бер ай чамасы ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Бүген аларны кабызып та, кырга чыгарып та күрсәттеләр.
- Тагын бер атнадан арышка төшәрлек тә була,- ди баш агроном Илхат Яруллин. - Без эшкә әзер: складлар да чиста, коры. Автомашиналарны читтән дә яллаячакбыз, үзебезнең дүрт КамАЗ бар. Ашханә эшләп тора. Ягулык белән тоткарлык булмаячак.
"Кади"да комбайннар ремонтына бер миллион сум чамасы бәягә запас частьләр алганнар. Иң мөһиме - җиде комбайнның һәрберендә икешәр механизатор эшләячәк. Инженерлыкка укучы Рәмис Мотыйгуллин, һөнәри училищеда укуларын инде тәмамлаган Фаил Әхмәтҗанов һәм Илмир Илалиев кебек тырыш егетләр дә булганда, өч мең гектар мәйданда уракны озакка сузмаслар. Монда тимерне кызуында сугалар.
Урып-җыю чорында райондагы бар бөртек комбайнына 400 гектарлап мәйданда эш күләме туры киләчәк. Быелга уракка якынча туксан комбайн чыгарга тиеш.
Райондагы комбайннарның өчтән бере - "Дон"нар, шулкадәр үк "Нива". Басуларда унҗиде чит ил комбайны - "Кейс"лар, "Нью-Холланд"лар, "Тукано"лар эшләячәк. Иномаркалар, нигездә, төзек.
Комбайнчылар бу көннәрдә техникаларын ремонтлау белән мәшгуль. Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында, "Лашман АГРОфирмасы"нда да әлеге мәшәкатьләрне озакка сузмаслар. Кайбер хуҗалыкларда, кызганыч, ремонт бик сүлпән бара, хәтта комбайнчылар да җитешми.
- Безнең комбайннарның башактан бөртекне аеручы-суктыру аппаратлары искерде, аларны яңартасы иде. Соңгы елларда югалтулар күп, башакта бөртек күп кала,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фәрит Хисамов. - Быел язгы культуралар кыска сабаклы булганлыктан, мотовилоларга өстәмә планкалар өстәү кирәк. Зур, универсаль комплекслар белән чәчкән бөртеклеләр тигез тишелми, андый басуларда игеннәрне теземнәргә салып, кояшта киптереп алу мөһим.
Бүген ындыр табакларында да эш җитәрлек. Кырларда бөртек кайтканчы складларны арындырып, дезинфекцияләп куясы, чистарткыч машиналарга да кул тидерәсе бар.
Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы