Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйләүләр –терлекләр “санаториясе”

"Чирмешән-АГРО"да савым сыерлары инде ун көн чамасы саф һавада, җәйләүдә. Яшел азык чемченәләр, урыннары коры, чиста. "Туймәт"тә дә җәйләүгә күченгәннәр. Әле бүген генә. Мәшәкатьләре булган инде: җиһазларны ташу, көйләү ансат түгел. Җәйләүдә бер ай чамасы ремонт үткәргәннәр. - Бүген иртәнге дүрттән үк аяк өстендә, - ди техник орлыкландыручы Вәсилә Гарифуллина....

"Чирмешән-АГРО"да савым сыерлары инде ун көн чамасы саф һавада, җәйләүдә. Яшел азык чемченәләр, урыннары коры, чиста. "Туймәт"тә дә җәйләүгә күченгәннәр. Әле бүген генә. Мәшәкатьләре булган инде: җиһазларны ташу, көйләү ансат түгел. Җәйләүдә бер ай чамасы ремонт үткәргәннәр.


- Бүген иртәнге дүрттән үк аяк өстендә, - ди техник орлыкландыручы Вәсилә Гарифуллина. - Беренче көнне гел шулай инде ул, аннары бар да көйләнә. Минемчә, җәйләүдә барыбер ансатрак. Азык күп, урын җир чиста. Терлекчеләрне монда, капка төбендә утыртып, вахта машинасы китерә.

"Туймәт" бүлекчәсе җитәкчесе Мигъдәт Кәримов әйтүенчә, сыерларның азыктан өзелгәне юк, улакларга печән, силос, сенаж, һәр башка уртача биш килограмм фураж да салалар. Тоз, су проблемасы юк. Өч йөзләп сыер көндез рәхәтләнеп көтүдә йөри, анда-монда чапмыйлар, хәзер яшел үлән баш калкытты инде.

Эшне күрсәткечләр белән бәялибез, "Туймәт"тә былтыр бу вакытта көнгә уртача 1700 килограмм сөт саусалар, бүген 2400 килограммнан да күбрәк. Быел, узган дүрт айда 185 бозау туган.

Тәкъзимә Тукаева, Алсу Кәримова, Лилия Кәримова, Мәдинә Шәрифуллина кебек тырыш, тәҗрибәле савучылар булганда сөт чишмәсе саекмас. Хуҗалары аларны мактап кына тора. Үзләре зарланмаса да, соңгы ике ай өчен хак алмаулары гына начар.

... "Туймәт"леләрнең нык, уңайлы җәйләүләрен башка хуҗалыклар җитәкчеләре дә күреп китте, узган атнада монда районкүләм семинар оештырдылар.

- Малларны җәйләүләргә күчергәч фермаларда ремонт эшләренә дә керешергә була. Билгеле, иң мөһиме - нәкъ алдагы берничә айда сыерлардан, аз чыгымнар белән, күп сөт саварга мөмкин,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, җәй айларында табышны арттырырга өндәп. - Яшел конвейер турында да алдан ук кайгырту кирәк.

"Туймәт" бүлекчәсендә, мәсәлән, бу уңайдан үз планнары. Әлегә көтүне җәйләү янәшәсендәге уҗымда йөртеп була, аннары быел чәчелгән берьеллык үләннәр өлгерәчәк. Буаның аргы ягында рапс үстерергә исәплиләр. Димәк, яшел азыктан өзелмәячәкләр. Салам кирәксә, ул да иркен ашатырлык.

Семинарга килгән җитәкчеләр туймәтлеләрнең җәйге лагерын - җәйләүне, шаяртып, "бу бит терлекләр санаториясе", дип мактадылар. Урынлы чагыштыру. Биредә кардаларны тимер материаллар белән тотып алганнар, сыерлар өчен тудыру бүлеге, ветеринар өчен бүлмә ясап куйганнар, барын да агартканнар, буяганнар. Белгечләр, терлекчеләр аерым бер почмакта ял итә, чәй эчә ала.

- Башка хуҗалыкларда да тизрәк җәйләүләргә күчәргә кирәк, үгетләү вакыты чыкты,- диде район җитәкчесе семинар азагында кабат алдагы сүзләрне кабатлап. -Аз чыгымнар белән күп керем алу мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмыйк.
Әле генә белешүебезчә, "Кара Чишмә", "Лашман" җәмгыятьләрендә дә җәйләүләр ишекләреннән йозаклар алынган, сыерлар "санаторийга" килгән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы