Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иван Бокин тиз чәчә

"Чирмешән-АГРО"да бахатайга әзерләнәләр. Чәчкечләргә берничә көнлек эш калган. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр - бар да җир куенында. Бүген төп көч бодай, кукуруз чәчүгә тупланган. Җәмгыятьтә артык кабаланмыйча, җирне кат-кат эшкәртеп кенә чәчәләр. Солыча куркыта. Ул бик әрсез чүп үләне, технологияне үтәмәсәң, бик тиз калкып чыга, бөтен кырыңны харап итә,...

"Чирмешән-АГРО"да бахатайга әзерләнәләр. Чәчкечләргә берничә көнлек эш калган. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр - бар да җир куенында. Бүген төп көч бодай, кукуруз чәчүгә тупланган.


Җәмгыятьтә артык кабаланмыйча, җирне кат-кат эшкәртеп кенә чәчәләр. Солыча куркыта. Ул бик әрсез чүп үләне, технологияне үтәмәсәң, бик тиз калкып чыга, бөтен кырыңны харап итә, эшеңне юкка чыгара.

- Кайбер көннәрдә үзем генә дә 60шар гектарда бөртек культуралары чәчтем, - ди стажлы механизатор Иван Бокин. - Иртәнге җиде тулганчы ук кырга киләм.

Бокинның паровоз хәтле галәмәт зур чәчү агрегаты элеккеге Липки поселогы ягындарак участокта җирне эшкәртә, йомшарта, чәчә дә. 430 ат көчле К-744кә тагылган машиналар былтыр шикәр чөгендере игелгән урынны авыррак, сыкрап узалар кебек. Җир катырак шул.

Иван быел 1400 гектарлап мәйданда чәчеп өлгергән. Мөмкинлек бар - чәчкечкә берьюлы биш тонна орлык салып була. Дизель ягулыгы да күп кирәк икән - аны тәүлеккә 800әр килограмм кулланалар.

"Чирмешән-АГРО"да төшке аш - расписание буенча. Аны механизаторларга кырга ук алып киләләр.

- Көн дә төрләндереп, гел тәмле ашлар пешерәләр,- ди Иван Бокин. - Язгы кыр эшләреннән соң, хезмәт хакыннан тыш, премия дә бирергә ышандырдылар.

Уңган шофер Инсаф Таҗиев, Бокинның кулалмашы Александр Беззубов һәм башкалар, кем әйтмешли, эш атлары булганга, "Чирмешән-АГРО" быелгы язгы чәчүдә район күләмендә лидерларның берсе. Шытымнары күзне иркәли - тигез, матур.

Йөзләрчә гектарда элиталы орлыклар чәчелгән.

- Эшләгән кешегә берни жәл түгел,- ди җәмгыять җитәкчесе илшат Гозәеров. - Кыр эшләрендә җиңүчеләрне ачыклап, чәчүдә өлеше булган бар халыкны дәшеп, якын көннәрдә бахатай оештырырга ниятләдек.

Бәйрәмнән соң да ял итәргә туры килмәячәк. "Чирмешән-АГРО"да инде бүгеннән азык җыярга әзерләнәләр, техника көйлиләр. Чүп үләннәренә каршы гербицидлар сиптерүче агрегатлар эшкә кушылган да.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында башкаларга үрнәк күрсәтеп эшләүчеләр тагын бар. "Кади"да чәчү берничә көнлек кенә калган, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында исә чәчкечләргә эш беткән дә. Соңгы көннәрдә "Лашман-АГРОфирмасы", "Күтәмә АГРОфирмасы" да темпны көчәйткәннәр.

Алай да район буенча әле тагын 10 мең гектардан күбрәк мәйданда орлыкларны җир куенына саласы бар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы