Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арыш елы

"Кади", "Сөлчә", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә районда беренчеләрдән булып уракка керештеләр. Комбайннарга эш фронты ачылды. Бөртеклеләрнең-уҗым культураларының дымлылыгы көннән-көн кими, 15-16 процентка ук төшкән. Әлеге хуҗалыкларда иң элек арыш участокларына чыктылар. Уңыш сөенерлек: "Кади"да гектар көче - 30, "Чирмешән-АГРО"да 26 центнер. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә арыш - 3290, ә уҗым бодае 2340...

"Кади", "Сөлчә", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә районда беренчеләрдән булып уракка керештеләр.

Комбайннарга эш фронты ачылды. Бөртеклеләрнең-уҗым культураларының дымлылыгы көннән-көн кими, 15-16 процентка ук төшкән. Әлеге хуҗалыкларда иң элек арыш участокларына чыктылар. Уңыш сөенерлек: "Кади"да гектар көче - 30, "Чирмешән-АГРО"да 26 центнер.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә арыш - 3290, ә уҗым бодае 2340 гектар мәйдан били. Сабан бодае - 13 мең 207, арпа - 17 мең 916, солы - 3039, борчак 1232 гектарда чәчелде.
... Элеккеге Липки поселогы янындарак арыш участогында бүген дә арыш суктыралар. Иртүк, әле тузан куна гына башлаган, беренче чирканчык алган комбайнны карап тикшергәч, Айрат Хөсәенов та участокка керде. Тәҗрибәле механизатор Сәгыйт Шәйхетдиновның дүрт еллык "CLAAS"ы исә кырыйгарак күчте. Юк, ватылмаган, 5,2 тонна сыйдырышлы бункеры тулган икән. Иртәнге тугызынчы ярты гына булса да, Николай Иванов та шактый бөртек суктырган.
- Монда эшне кичә башладык, төштән соң чыктык. Уңыш яхшы, кичкә кадәр ун бункер арыш суктырдым,- ди Сәгыйт.
Ул улы Сергей белән эшли.
Бераз чи булса да, арыш суктырырлык. Аны турыдан-туры алалар, участок чиста бит. Саламын тапатып, җирдә калдыралар. Комбайнчылар әйтүенчә, аларга тәмле ашлар пешереп китерәләр, ягулык проблемасы юк. "Чирмешән-АГРО"ның ындыр табагына кайткан арышны, кат-кат чистартып, иләкләр аша үткәреп, складларга урнаштыралар.
... Җәмгыять комбайннары төшкә кадәр икенче участокка күчәчәк - Каменный Брод ягындагы, кирпеч заводыннан арырак бу җирдә дә арыш күкрәп үскән, сабаклары метрга ук җитә. Иң мөһиме - монда да уңыш кинәнеп җыярлык, башаклар зур, бөртек күп.
Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы