Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнар да сый сорый

Бүген игенчеләр өчен иң мөһиме - җирдәге дымны саклау. Шуңа күрә көнен дә, төнен дә тырмалау сорала. - Бер кырыйдан сабан культуралары да чәчә башлау вакыты,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - "Кади", "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыклары бу эшкә дә оешкан...

Бүген игенчеләр өчен иң мөһиме - җирдәге дымны саклау. Шуңа күрә көнен дә, төнен дә тырмалау сорала.


- Бер кырыйдан сабан культуралары да чәчә башлау вакыты,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - "Кади", "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыклары бу эшкә дә оешкан төстә керештеләр, дым каплатуны да озакка сузмыйлар.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6400 гектарда көздән чәчелгән уҗым культуралары яхшы кышлаган. Орлыкларны минераль ашламалар белән, технологияне төгәл үтәп, чиста, пар җирләренә һәм вакытында чәчү нәтиҗәсе бу. Уҗым бодае һәм арыш участокларын хәзер кабат ашлау һәм тырмалау кирәк, юкса аннары моңа көч, вакыт калмаячак.

"Моляков В.А", "Үтәмеш", "Алга" хуҗалыкларында, "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә язгы кыр эшләренә темп җитешми, һаман оешып китә алмыйлар. Һәр эшнең - үз вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы

2
X