Реклама
"Кади"да һәм "Чирмешән-АГРО"да шикәр чөгендерен дә вакытында чәчеп куйдылар. "Сөлчә"дә инде берничә көн кукуруз чәчәләр. Белгечләр әйтүенчә, бүген чәчүлекләрне тәрбия кылу хакында кайгыртырга кирәк. Шытымга кадәр тырмалау - бик мөһим агротехник чара. Әлегә район хуҗалыкларында тиешленең 56 процент өлешендә, ягъни 23 мең 740 гектарда орлыклар җир куенына салынган. "Кади", "Чирмешән-АГРО",...
"Кади"да һәм "Чирмешән-АГРО"да шикәр чөгендерен дә вакытында чәчеп куйдылар. "Сөлчә"дә инде берничә көн кукуруз чәчәләр.
Белгечләр әйтүенчә, бүген чәчүлекләрне тәрбия кылу хакында кайгыртырга кирәк. Шытымга кадәр тырмалау - бик мөһим агротехник чара.
Әлегә район хуҗалыкларында тиешленең 56 процент өлешендә, ягъни 23 мең 740 гектарда орлыклар җир куенына салынган.
"Кади", "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә агрофирмасы" җәмгыятьләрендә, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында темп югары.
Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда, аеруча "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә арпа, кукуруз чәчү соңгарак кала. "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Югары Кәминкә", "Бәркәтә" бүлекчәләрендә, "Алга", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә чәчү комплексларының җитештерүчәнлеген нык арттырасы бар.