Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саранча юк ителгән

Ульяновка авыл җирлеге территориясендәге "Якимова Ю.Г" крестьян-фермер хуҗалыгы кырында саранча табылган. Шактый таралып өлгергән корткычлар әлегә юк ителде. Девичья Поляна авылы янында җиде еллап чәчелмәгән 140 гектар мәйданлы кырны эшкәрткәч, белгечләр саранчаның итальян прусы дигән төренә тап була. Ул янәшәдәге 38 гектарлы солы басуында да үрчеп өлгергән. - Оператив рәвештә,...

Ульяновка авыл җирлеге территориясендәге "Якимова Ю.Г" крестьян-фермер хуҗалыгы кырында саранча табылган. Шактый таралып өлгергән корткычлар әлегә юк ителде.

Девичья Поляна авылы янында җиде еллап чәчелмәгән 140 гектар мәйданлы кырны эшкәрткәч, белгечләр саранчаның итальян прусы дигән төренә тап була.
Ул янәшәдәге 38 гектарлы солы басуында да үрчеп өлгергән.
- Оператив рәвештә, ике сәгать эчендә, Казаннан препарат кайтартып, кырны шул ук көнне эшкәртеп чыктык. Корткычларга каршы икенче көнне иртән дә агу сиптердек,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Марс Шәйхетдинов.
Итальян прусы бер квадрат метрга якынча 6-7 берәмлек булып таралган булган. Хәзер корткычлар юк ителде. Саранча әлегә районның башка басу-кырларында күренми, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы