Спорт

Шешминка волейболчылары бүләк алды (+ФОТО)

Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында җиңүчеләре 7 март көнне мәгълүм булды. 27 команда арасында башкаларга "бил бирмәгән" шешминкалылар иң төп бүләкләргә ия. Район мәдәният йорты спорт залында дүрт команда: финалга узган иң көчле - район үзәк больницасы хезмәткәрләре, Чирмешән мәктәпләре укытучылары, Шешминка һәм Ивашкино авыл җирлеге волейболчылары ярышты. Көчле...

Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында җиңүчеләре 7 март көнне мәгълүм булды. 27 команда арасында башкаларга "бил бирмәгән" шешминкалылар иң төп бүләкләргә ия.

Район мәдәният йорты спорт залында дүрт команда: финалга узган иң көчле - район үзәк больницасы хезмәткәрләре, Чирмешән мәктәпләре укытучылары, Шешминка һәм Ивашкино авыл җирлеге волейболчылары ярышты.
Көчле көрәштә җиңү яулаган Шешминка кызларының һәрберсен матур чынаяклар, ә команданы Кубок һәм грамота белән бүләкләделәр.
Чемпионатта ивашкинолылар - икенче, укытучылар өченче урынга чыкты. Алар һәм шулай ук матур уен күрсәткән медик кызлар да - бүләк ияләре.

Автор фотолары.


Шешминка волейбол буенча бәйге район чемпионаты

Нет комментариев