Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Очырдылар гына тупны Ивашкино кызлары

Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында уеннарында Ивашкино кызлары бер тапкыр да оттырмаган. Иң оста командага бирелүче күчмә Кубокка һәм 15 мең сум акчалата бүләккә чынлап та лаек алар. Кичә, 3 март көнне район мәдәният йорты спорт залында бәйгенең җиңүчеләре мәгълүм булды. "Круговая система" буенча барган уеннарда иң күп очколарны...

Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында уеннарында Ивашкино кызлары бер тапкыр да оттырмаган.

Иң оста командага бирелүче күчмә Кубокка һәм 15 мең сум акчалата бүләккә чынлап та лаек алар.
Кичә, 3 март көнне район мәдәният йорты спорт залында бәйгенең җиңүчеләре мәгълүм булды. "Круговая система" буенча барган уеннарда иң күп очколарны ивашкинолылар туплаган. Алар - чемпионнар. Әлеге команданың остазы да - Алевтина Утриванова ярышның иң оста тренеры дип аталды.
Икенче урынга чыккан Иске Элмәле авылы волейболчылары исә 10 мең сум акчалата бүләккә ия, Шешминка авыл җирлеге командасы өченче урында - 5 мең сум аларныкы. Дүртенче урын яулаган район үзәге укытучыларына да бүләкләр бар иде. Чемпионатның иң оста һөҗүмчесе Флера Рәхимҗанова - шушы командадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. волейбол буенча бәйге район чемпионаты