Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күчмә Кубок - Чирмешәндә

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында бәйгесендә Чирмешән авыл җирлеге командасы - җиңүче, 15 мең сум акчалата бүләк һәм күчмә Кубок иясе. Финал уеннары "Ватан сакчысы көне"ндә район мәдәният йорты спорт залында үтте. Әлеге ярышта икенче урынга чыккан "Электросеть" командасына - 10 мең, Утыз Имән егетләренә 5 мең сум күләмендә...

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында бәйгесендә Чирмешән авыл җирлеге командасы - җиңүче, 15 мең сум акчалата бүләк һәм күчмә Кубок иясе.

Финал уеннары "Ватан сакчысы көне"ндә район мәдәният йорты спорт залында үтте. Әлеге ярышта икенче урынга чыккан "Электросеть" командасына - 10 мең, Утыз Имән егетләренә 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Оештыручылар җиңү өчен тирләп-пешкән Бәркәтә авыл җирлеге командасы уенчыларын да бүләксез калдырмады.
Чемпионат финалының иң оста уенчысы дип Евгений Плотников (электр челтәрләре), иң оста һөҗүмче - Иван Кузин (Чирмешән авыл җирлеге), иң оста "тоташтыручы" - Илмир Сибгатуллин (Бәркәтә), иң оста блок куючы дип Илдар Кәлимуллин (Утыз Имән) танылды.
Ә хатын-кыз волейболчыларыбыз арасында җиңүче команда 4 мартта билгеле булырга тиеш.
Гомумән, волейбол буенча район чемпионатында авыл җирлекләреннән һәм район үзәге оешмаларыннан, предприятиеләреннән 34 команда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге Күчмә Кубок