Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң оста шахматчылар "Безнең Чирмешән" газетасы юбилеенда ярыштылар

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясендә инде егерме беренче тапкыр шахмат буенча турнир үтте. Быелгысы газетаның 90 еллыгына багышланды.

Елдагыча, төп – ир-атлар төркемендә көрәш ахырына кадәр киеренке узды. Районның иң көчле шахматчылары башта өч төркемдә уйнап, шулардан алтысы финалда көч сынашты.

Яңа Элмәледән 21 яшьлек Николай Петров киләсе турнирга бәлеш пешереп киләчәк, традиция буенча, җиңүчегә шундый бурыч йөкләнә. Николай, гомумән, турнирның ачышы булды, студент, булачак энергетик көндәшләрен көчле комбинацияләре белән гаҗәпләндерде.

Иске Кадидан 74 яшьлек Римма Баянова барлык көндәшләрен дә отып, хатын-кызлар арасында быел да, инде тугызынчы тапкыр беренче булды.

-Монда миңа җитди көндәш юк, - ди ул. -Бәлки киләсе елда ир-атлар төркемендә уйнармын. Бүген, буш арада, аларның берничәсе белән көч сынаштым, барын да оттым.

5-8 сыйныфта укучылардан Чирмешән лицееннан Илүсә Шәрифуллина, 9-11 сыйныфлардан 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Виктория Зыкина – җиңүчеләр, кубок, медаль, Диплом, истәлек бүләге ияләре.

Малайлар төркемендә, 5-8 сыйныфтагылардан, Яңа Элмәледән Анатолий Митюков иң күп очко җыйды, 9-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында Булат Могыйзовка (лицей) тиңнәр булмады.

Кыю, белеп, азарт белән, оста уйныйлар хәзерге яшьләр.

Быелгы турнирда Галина Перцева да катнашты.

-Мондый зур бәйгедә беренче генә катнашуым, - диде алты бала әнисе. - Дөресен генә әйткәндә, улым Женя алып килде, шахмат уйнарга да ул өйрәтте. Шахмат – бик мавыктыргыч уен. Турнирны оештыручыларга рәхмәт.

Газетабызда язылганча, шахмат турнирының алтмышлап кеше катнашкан быелгы, инде егерме беренче тапкыр уздырылучысының җиңүчеләренә дә затлы бүләкләрне юмарт иганәче, Түбән Камадан якташыбыз Фәгыйль Гатиятов кайтарды. Аңа ярышны оештыруда булышкан район инвалидлар җәмгыятенә, эшкуар Рияз Шәрифуллинга, төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәрхәт Мортазинга, “Шушмаойл” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга да олы рәхмәтебезне юллыйбыз.

Турнирыбызның тәртипле, кагыйдәләр буенча узуы хөкемдарларның әзерлегенә, тәҗрибәсенә бәйле. Рәхмәт, Шамил Сөнчәләевка һәм Вячеслав Редюковка бу яктан дәгъва юк.

фото: Кадрия Гамирова, Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев