Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр Сабага бара

Чирмешән хоккейчылары узган шимбә көнне "Юбилейный" боз сараенда Байлар Сабасының "Тимерхан" командасына буллитлар буенча оттырды. Әлеге көндәшләргә үзара тагын бер кат уйнарга туры киләчәк. Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелегендә плей-офф финалына узу өчен командага ике тапкыр җиңү кирәк. Безнең егетләр моңа кадәр сабалыларны 7:2 исәбе белән отып кайткан иде. Чирмешәндә...

Чирмешән хоккейчылары узган шимбә көнне "Юбилейный" боз сараенда Байлар Сабасының "Тимерхан" командасына буллитлар буенча оттырды. Әлеге көндәшләргә үзара тагын бер кат уйнарга туры киләчәк.

Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелегендә плей-офф финалына узу өчен командага ике тапкыр җиңү кирәк. Безнең егетләр моңа кадәр сабалыларны 7:2 исәбе белән отып кайткан иде. Чирмешәндә узган бәрелештә дә районыбыз җанатарлары җиңүгә өметләнде. Тик ... Дөрес, очрашуның икенче периоды безнекеләр файдасына, 5:3 белән тәмамланды. Ә менә соңгы периодта, киресенчә, кунаклар 6:5 исәбе белән алга китте. Аннан Чирмешән уенчылары бер алка кертеп, исәпне тигезләделәр - 6:6. Өстәмә биш минутта голлар булмады. Буллитлар сериясендә исә уңыш сабалылар файдасына - 7:6. Шулай итеп, чирмешәнлеләр "Тимерхан" белән тагын очрашырга тиеш. Өченче уен Сабада узачак. Аның көне әлегә тәгаен билгеле түгел. Әгәр сабалыларны отсак, безнекеләр Зәй яки Мамадыш командасы белән финалда көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хоккей Саба районы

2
X