Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндәге стадионда чаңгычылар җырлый-җырлый ярыштылар

Район үзәгендәге "Сабантуй" стадионында узган "Татарстан чаңгы юлы-2018" спорт ярышлары чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Спортчыларны кыр кухнясында кайнатылган кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, дистанциягә китүчеләрне җырлар белән озатып калдылар. Көне дә шәп булды бит: кояшлы, тыныч иде. Шулай да стадионга җыелган спортчыларның төп максаты - финишка беренче...

Район үзәгендәге "Сабантуй" стадионында узган "Татарстан чаңгы юлы-2018" спорт ярышлары чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Спортчыларны кыр кухнясында кайнатылган кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, дистанциягә китүчеләрне җырлар белән озатып калдылар. Көне дә шәп булды бит: кояшлы, тыныч иде.


Шулай да стадионга җыелган спортчыларның төп максаты - финишка беренче килү иде. Ярышлар унбер категориядә үткәрелде. Гадәттәгечә, монда мәгариф учреждениеләре аеруча активлык күрсәттеләр, Ульяновка, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле командалары иң зур составлы иде. Әккәрәй, Кармыш, 1нче һәм 2нче Чирмешән, Шешминка, Иске Үтәмеш мәктәпләреннән, кадетлар мәктәп-интернатыннан да стартка чыгучылар күп булды. Ә менә үзебезнең Чирмешән лицее әлеге ярышлардан читтә калды, чаңгы тотып бер кеше килгән.

Стадионда Бәркәтә, Утыз Имән, Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә, Иске Котыш, Иске Кади авыллары вәкилләре дә бар иде. Район оешмалары арасында полиция бүлекчәсе, хәрби комиссариат, район үзәк больницасы, электр челтәрләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре көч сынашты.

Иң өлкән яшьтәге чаңгычы , безнең райондагы ярышларны бер дә калдырмаучы һәм үз яшь төркемендә беренчелекне дә бирмәүче кеше- Шентала районыннан Геннадий Епифанов. 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынны шулай ук Шенталадан Валентина Фадеева алды. Ә Валентина Епифанова финишка икенче килде.

-Без тирә -күрше районнарда узучы барлык чаңгы ярышларында катнашырга тырышабыз, - ди Валентина Епифанова. - Ирем Геннадий яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгән, армиядә дә махсус спорт подразделениесендә хезмәт иткән, хәзер дә чаңгыда йөрергә ярата, менә мине дә шул спорт төренә тартты. Пенсиягә чыккач кына чаңгыда йөри башласам да, ярышларда яшьтәшләрем арасында гел диярлек призлы урын алам. Кыш көне чаңгыда йөреп кайтуы үзе бер рәхәтлек бирә. Сездә ярышларны һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештыралар, безгә бик ошый.

Ир-егетләр һәм хатын -кызлар арасында, төрле яшьләрдә, хәрби комиссариаттан Валентин Прокопьев, Иске Элмәледән Татьяна Шерматова, Марина Колесникова, кадетлар мәктәп-интернатыннан Петр Захаров, Анатолий Ефремов, Чирмешәннән Гөлия Юсупова финишка беренче килделәр.

Мәктәп укучылары арасында Иске Элмәледән Ангелина Шерматова, Игорь Захаров, Ульяновкадан Анна Осипова, Кристина Гарбар, 2нче Чирмешән мәктәбеннән Роман Акимчук, кадетлар мәктәп-интернатыннан Алинә Мортазина, Дмитрий Краснов та - җиңүчеләр.

Җитәкчеләр арасында Кармыштан Марат Миншинга һәм яңа Элмәледән Инга Григорьевага тиңнәр булмады.

Призлы урыннар алучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт ярыштылар җырлыйҗырлый чаңгычылар Чирмешәндәге стадионда