Чирмешәндәге стадионда чаңгычылар җырлый-җырлый ярыштылар
Район үзәгендәге "Сабантуй" стадионында узган "Татарстан чаңгы юлы-2018" спорт ярышлары чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Спортчыларны кыр кухнясында кайнатылган кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, дистанциягә китүчеләрне җырлар белән озатып калдылар. Көне дә шәп булды бит: кояшлы, тыныч иде.
Шулай да стадионга җыелган спортчыларның төп максаты - финишка беренче...