Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионаты дәвам итә

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты дәвам итә. Узган атнада район мәдәният йорты спорт залында районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге командасы район юлчылары спортчыларын 2:0 исәбе белән откан. Нурлат аграр техникумы филиалы укучылары район табибларын һәм район үзәге мәктәпләре укытучыларының җыелма командаларын 2:0 исәбе белән җиңүгә...

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты дәвам итә.

Узган атнада район мәдәният йорты спорт залында районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге командасы район юлчылары спортчыларын 2:0 исәбе белән откан. Нурлат аграр техникумы филиалы укучылары район табибларын һәм район үзәге мәктәпләре укытучыларының җыелма командаларын 2:0 исәбе белән җиңүгә ирешә, ә менә юлчыларга исә алар шундый ук исәп белән, киресенчә, "юл куйганнар". Физкультура-савыктыру комплексы спорт залында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре мәдәният хезмәткәрләренә, район башкарма комитеты командасына, полиция хезмәткәрләренә оттырганнар. Бар уеннарда да исәп - 0:2. Полиция хезмәткәрләре һәм район башкарма комитеты ир-егетләре мәдәният хезмәткәрләре волейболчыларыннан остарак булып чыккан, очрашулар шулай ук икедән артмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге район чемпионаты