Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча чемпионат башланды

Район оешмалары, предприятиеләре, авыл җирлекләре катнашындагы бәйгенең ир-егетләр арасында тәүге уеннары башланды. Командаларга һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе көнне кичке җидедә физкультура-савыктыру комплексы һәм лицей спорт залларында көч бирергә мөмкин. Чемпионатның беренче көнендә район башкарма комитеты, "Заказчы хезмәте", Чирмешән авыл җирлеге хезмәткәрләренең "Крылья Советов" җыелма командасы "Культура"ны 2:0 исәбе белән отты. Мәдәният...

Район оешмалары, предприятиеләре, авыл җирлекләре катнашындагы бәйгенең ир-егетләр арасында тәүге уеннары башланды. Командаларга һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе көнне кичке җидедә физкультура-савыктыру комплексы һәм лицей спорт залларында көч бирергә мөмкин.

Чемпионатның беренче көнендә район башкарма комитеты, "Заказчы хезмәте", Чирмешән авыл җирлеге хезмәткәрләренең "Крылья Советов" җыелма командасы "Культура"ны 2:0 исәбе белән отты. Мәдәният хезмәткәрләре исә район авыл хуҗалыгы белгечләрен -"Ягуар" ны 2:0 белән җиңде. Прокуратура, суд хезмәткәрләре командасы ярышка килмәгәнлектән, аларга техник җиңелү язылды.
Укытучылар белән "Билайн" (Боз сарае, физкультура-савыктыру комплексы, яшьләрнең ял итү үзәге) арасында уен бик киеренке узды. Укытучылар көчле командага тиз генә бирешмәде, әмма соңыннан барыбер оттырдылар.
Районның электр һәм почта элемтәчеләре, урманчылар, район кулланучылар җәмгыяте, икмәк кабул итү предприятиесе, "Татнефтепродукт" филиалы командалары ярышта катнашмаганлыктан, аларга да техник җиңелү язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге