Ял көннәрендә Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Ял көннәрендә Татарстанда температура 26 градуска кадәр күтәрелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.