Кышкы каникуллардан соң, волейбол буенча район бәйгесе кыза гына әле. Бу көннәрдә көчлеләр авыл җирлекләре командалары арасыннан ачыкланды. Нигездә. Әккәрәй авылы егетләреннән торган Ивашкино авылы җирлеге волейболчылары Түбән Кәминкә һәм Иске Элмәле авыллары командаларын җиңүгә иреште. Искеэлмәлелеләр, үз чиратында, Түбән Кәминкә спортчыларын откан. Нәтиҗәдә, бәйгене Ивашкино, Ульяновка, Утыз Имән, Бәркәтә...
Нигездә. Әккәрәй авылы егетләреннән торган Ивашкино авылы җирлеге волейболчылары Түбән Кәминкә һәм Иске Элмәле авыллары командаларын җиңүгә иреште. Искеэлмәлелеләр, үз чиратында, Түбән Кәминкә спортчыларын откан. Нәтиҗәдә, бәйгене Ивашкино, Ульяновка, Утыз Имән, Бәркәтә авыл җирлекләре командалары дәвам итәчәк. Ә район үзәгеннән чемпионлык өчен Чирмешән авыл җирлеге уенчылары, электрчылар, полиция хезмәткәрләре, укытучыларның җыелма командалары көрәшә дип язган идек. Ир-егетләр арасында финал уеннары 23 февральгә билгеләнгән.
Нет комментариев