Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә иң көчле волейболчылар 23 февраль көнне ачыкланачак

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында финал уеннарын "Ватанны саклаучылар" көненә билгеләделәр. Район мәдәният йорты спорт залында үтәчәк хәлиткеч уеннар җиңүчесенә 15 мең сум акчалата бүләк каралган. Әлеге чемпионатта авыл җирлекләреннән һәм район үзәгендәге оешмалардан, предприятиеләрдән 34 команда катнашты. Инде аның финалында дүрт - Утыз Имән, Бәркәтә авыл җирлекләре, район...

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында финал уеннарын "Ватанны саклаучылар" көненә билгеләделәр.

Район мәдәният йорты спорт залында үтәчәк хәлиткеч уеннар җиңүчесенә 15 мең сум акчалата бүләк каралган.
Әлеге чемпионатта авыл җирлекләреннән һәм район үзәгендәге оешмалардан, предприятиеләрдән 34 команда катнашты. Инде аның финалында дүрт - Утыз Имән, Бәркәтә авыл җирлекләре, район үзәгенең Чирмешән авыл җирлеге, "Электросеть" уенчылары очраша. Бәйгедә җиңүче командаларга: беренче урынга - 15 мең, икенчегә - 10 мең, өченче урынга - 5 мең сум акчалата бүләк каралган.
Ә хатын-кыз волейболчыларыбыз арасында иң оста команда 4 мартта билгеле булырга тиеш. Алар арасыннан әлегә Шешминка, Ивашкино авыл җирлекләре, район үзәгендәге мәктәпләр укытучылары, район башкарма комитеты кызлары матур уен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге 23 февраль