Чирмешәндә иң көчле дүрт волейбол командасы билгеле
Спорт

Чирмешәндә иң көчле дүрт волейбол командасы билгеле

Волейбол буенча район бәйгесендә Чирмешәннән ир-егетләр арасында чемпионлык өчен көрәшне полиция хезмәткәрләренең "Динамо" командасы, Чирмешән авыл җирлеге спортчылары, "Электросеть", укытучыларның җыелма командасы дәвам итәчәк. Хәзер башка авыл җирлекләре волейболчыларының да иң осталары ачыклана. Хатын-кызлар арасында әлегә үз төркемнәрендә район мәгариф бүлеге, район Советы, район башкарма комитеты һәм Пенсия фондының җыелма...

Волейбол буенча район бәйгесендә Чирмешәннән ир-егетләр арасында чемпионлык өчен көрәшне полиция хезмәткәрләренең "Динамо" командасы, Чирмешән авыл җирлеге спортчылары, "Электросеть", укытучыларның җыелма командасы дәвам итәчәк.

Хәзер башка авыл җирлекләре волейболчыларының да иң осталары ачыклана.
Хатын-кызлар арасында әлегә үз төркемнәрендә район мәгариф бүлеге, район Советы, район башкарма комитеты һәм Пенсия фондының җыелма командасы өстенлеккә ия. Җиңүгә ирешү өчен башка командалар тагын туп куачак әле.

Чирмешән районы волейбол буенча бәйге район чемпионаты

Нет комментариев