Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә аркан да тартачаклар

5 мартта, шимбә көнне, авыл җирлекләре һәм оешмалар спорт төрләрендә көч сынашачак. Традицион язгы спартакиада Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырыла. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында пневматик мылтыктан ату, кул көрәштерү, гер күтәрү, турникта тартылу, йөзү бәйгеләре оештырыла. Ә иң ахырдан исә командалар аркан тартышып ярышачак. Монысы - программаның финал...

5 мартта, шимбә көнне, авыл җирлекләре һәм оешмалар спорт төрләрендә көч сынашачак. Традицион язгы спартакиада Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырыла.

"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында пневматик мылтыктан ату, кул көрәштерү, гер күтәрү, турникта тартылу, йөзү бәйгеләре оештырыла. Ә иң ахырдан исә командалар аркан тартышып ярышачак. Монысы - программаның финал өлеше. Гадәттә, бездә бу ярыш аеруча бик кызу, күңелле үтә.
Ярышлар 9.30 да башлана. Спорт киемнәре, икенче аяк киеме, йөзүчеләр исә коену костюмнары алып килергә онытмагыз! Җиңүчеләргә бүләкләр булачак. Катнашмасагыз, көч бирергә булса да килегез, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Спартакиада башланды аркан тарту