Спорт
Чирмешәндә 15 мең сум өчен инде кызлар ярыша
Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында җиңүчеләре бүген, 3 март көнне ачыкланырга тиеш. Иң оста команда күчмә Кубокка һәм акчалата бүләккә ия булачак.
Бәйгенең финиш сызыгына кадәр килеп җиткән тугыз команда арасыннан төп бүләкләргә Шешминка, Ивашкино, Иске Элмәле авыл җирлекләре волейболчылары якынрак. "Круговая система" буенча барган уеннарда иң күп очколарны...
Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында җиңүчеләре бүген, 3 март көнне ачыкланырга тиеш. Иң оста команда күчмә Кубокка һәм акчалата бүләккә ия булачак.
Бәйгенең финиш сызыгына кадәр килеп җиткән тугыз команда арасыннан төп бүләкләргә Шешминка, Ивашкино, Иске Элмәле авыл җирлекләре волейболчылары якынрак. "Круговая система" буенча барган уеннарда иң күп очколарны алар туплаган. Исегезгә төшерәбез, җиңүче команда 15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнәчәк, икенче урынга - 10, өченчегә 5 мең сум каралган.
Шулай итеп хәлиткеч уеннар бүген район мәдәният йорты спорт залында кичке 16 сәгатьтә башлана. Ә җанатарлар көч биреп торса, уенчыларга да кызык, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев