Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән “ябалаклары” “Ак Барс”ка көч биргән

Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Хабаровскийның "Амур" хоккей командалары арасында чирекфиналда узган соңгы уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бәлки республика хоккейчыларына Чирмешәннән барган 100гә якын җанатарның "булышуы" да көч биргәндер. Район үзәгендәге Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче "Корыч ябалаклар" балалар командалары, кайбер ата-аналар әлеге матчны...

Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Хабаровскийның "Амур" хоккей командалары арасында чирекфиналда узган соңгы уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бәлки республика хоккейчыларына Чирмешәннән барган 100гә якын җанатарның "булышуы" да көч биргәндер.

Район үзәгендәге Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче "Корыч ябалаклар" балалар командалары, кайбер ата-аналар әлеге матчны анда барып карап кайттылар.

-Бу сәфәрне оештыруда "Шушмаойл" идарә компаниясе генераль директоры Рөстәм Тәхаүтдинов һәм аның урынбасары, якташыбыз Җәлил Мөхәммәтшин матди яктан булыштылар: автобус бирделәр, ашау-эчү ягын да кайгырттылар, бик зур рәхмәт аларга, - да Боз сараеның хоккей тренеры Рамил Баһаветдинов.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт көч биргән ябалаклары Ак Барс