Чирмешән “ябалаклары” “Ак Барс”ка көч биргән
Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Хабаровскийның "Амур" хоккей командалары арасында чирекфиналда узган соңгы уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бәлки республика хоккейчыларына Чирмешәннән барган 100гә якын җанатарның "булышуы" да көч биргәндер.
Район үзәгендәге Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче "Корыч ябалаклар" балалар командалары, кайбер ата-аналар әлеге матчны...