Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән волейболчылары кубок белән кайтты

Республиканың муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Теләчедә узган волейбол турнирында Чирмешән спортчылары өченче урын яулады. Авыл районнары вәкилләре, унөч команда арасында, безнекеләр Чүпрәле, Югары Ослан волейболчыларыннан гына калышкан. Бәйгене оештыручылар Чирмешән командасын һәм аерым уенчыларны: Марат Әһлиуллинны, Әнис Гатауллинны, Флера Рәхимҗанованы, Илнур Җамалетдиновны, Радик Мөхәммәтшинны, Ленар Камаловны, Марат Миншинны, Ринат Сибгатуллин...

Республиканың муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Теләчедә узган волейбол турнирында Чирмешән спортчылары өченче урын яулады.

Авыл районнары вәкилләре, унөч команда арасында, безнекеләр Чүпрәле, Югары Ослан волейболчыларыннан гына калышкан. Бәйгене оештыручылар Чирмешән командасын һәм аерым уенчыларны: Марат Әһлиуллинны, Әнис Гатауллинны, Флера Рәхимҗанованы, Илнур Җамалетдиновны, Радик Мөхәммәтшинны, Ленар Камаловны, Марат Миншинны, Ринат Сибгатуллин һәм Айдар Кәримовны кубок, медальләр белән бүләкләгәннәр.
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы сигез спорт төрендә уза. Ноябрь һәм декабрь айларында ярышлар футбол, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика буенча үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кубок волейбол буенча бәйге