Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән велосипедчыларын көчле җил дә куркытмады

Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкка велосипедларын "иярләгән" егермеләп кеше җыелды. Алар Чирмешәннең 85 еллыгына багышлап, бездә беренче тапкыр үткәрелүче велоузышта катнашырга килгәннәр. -Монда алты кеше килдек, - ди 2нче Чирмешән мәктәбеннән 4 класска баручы Азалия Мортазина. - Мин велосипедта йөрергә яратам. Дустым Сәйдә белән Амур ягыннан Боз сараена кадәр...

Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкка велосипедларын "иярләгән" егермеләп кеше җыелды. Алар Чирмешәннең 85 еллыгына багышлап, бездә беренче тапкыр үткәрелүче велоузышта катнашырга килгәннәр.

-Монда алты кеше килдек, - ди 2нче Чирмешән мәктәбеннән 4 класска баручы Азалия Мортазина. - Мин велосипедта йөрергә яратам. Дустым Сәйдә белән Амур ягыннан Боз сараена кадәр велосипедларда киләбез. Бүгенге узышны да бик көтеп алдык.
Суз уңаеннан, Сәйдә Шириязданова да бүген биредә. Яшьтән үк малайлар командасында хоккей уйнаган кыз велосипедны да үз итә икән. Аның сеңелесен, 8 яшьлек Ләйләне дә, җил дә, үтәсе ерак ара да куркытмаган, ул да велоузышта катнашырга теләк белдергән. Ул иң яшь катнашучы булды. Әтиләре дә монда. Ул кызлары өчен җан атарга килгән һәм барлык дистанция буе машина белән аларны күзәтеп, көч биреп барды.
Велосипедчылар Дзержинский - Гагарин урамнары буенча Амур ягына чыктылар һәм Чирмешәнне әйләнеп уза торган юл буйлап, төньяк-көнбатыштан Титов урамы буенча, барлыгы 10 километр араны узып, старт алган урынга кайттылар.
Дистанция җиңел бирелмәде. Аеруча тауга каршы баруы авыр булды, өстәвенә җил дә каршы иде. Ләкин финишка килеп җитүчеләрнең күңелләре шат, кәефләре бәйрәмчә. Барысы да канәгать калды һәм мондый узышларны ешрак үткәрергә кирәк дигән теләк белдерделәр.
-Безнең чакыруны кабул иткәнегез, катнашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт, - диде әлеге чараны оештыручыларның берсе, инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов. Велоузышны алар "Яшьләр гвардиясе" район бүлекчәсе белән берлектә оештырдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велопробег Яшь гвардиячеләр Чирмешән авылы