Чирмешән велосипедчыларын көчле җил дә куркытмады
Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкка велосипедларын "иярләгән" егермеләп кеше җыелды. Алар Чирмешәннең 85 еллыгына багышлап, бездә беренче тапкыр үткәрелүче велоузышта катнашырга килгәннәр.
-Монда алты кеше килдек, - ди 2нче Чирмешән мәктәбеннән 4 класска баручы Азалия Мортазина. - Мин велосипедта йөрергә яратам. Дустым Сәйдә белән Амур ягыннан Боз сараена кадәр...