Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында искә алу турниры үткәрелә

Элек районда шахмат буенча бик күп бәйгеләрдә актив катнашкан, призлы урыннар яулаган, инде мәрхүм якташыбыз Сәүбан Мотаһиров истәлегенә багышлап, 22 октябрьдә турнир узачак. Әлеге ярышны район газетасы редакциясе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бергәләп оештыралар. Сәүбан Сәмигулла улы озак еллар шул идарәдә баш аграном булып эшләде. Аны еш искә...

Элек районда шахмат буенча бик күп бәйгеләрдә актив катнашкан, призлы урыннар яулаган, инде мәрхүм якташыбыз Сәүбан Мотаһиров истәлегенә багышлап, 22 октябрьдә турнир узачак.

Әлеге ярышны район газетасы редакциясе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бергәләп оештыралар. Сәүбан Сәмигулла улы озак еллар шул идарәдә баш аграном булып эшләде.
Аны еш искә алабыз, - ди шахмат турнирының баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев. - Исән булса, быел Сәүбанга 60 яшь тулыр иде.
22 октябрьдә, шимбә көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә иртәнге сәгать 9да башланачак ярышта җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм мәктәп укучылары - малайлар-кызлар арасында ачыкланачак, иганәчеләр исеменнән бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шахматы турнир Сәүбан Мотаһиров