Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән мәчетендә шахмат уйнаталар

Бүген, 22 майда район шахматчылары Чирмешән мәчете призларына көч сынаша. Бәйгегә Кара Чишмәдән 6 яшьлек Рәмиз Вәлиев та килгән. -Аны үзем өйрәттем, хәзер мине дә ота башлады, - дип көлә әтисе Рөстәм хәзрәт. - Олы улыбыз - 14 яшьлек Рәзил дә спорт белән бик дус, шахматта да тәҗрибәсе арта бара....

Бүген, 22 майда район шахматчылары Чирмешән мәчете призларына көч сынаша.

Бәйгегә Кара Чишмәдән 6 яшьлек Рәмиз Вәлиев та килгән.
-Аны үзем өйрәттем, хәзер мине дә ота башлады, - дип көлә әтисе Рөстәм хәзрәт. - Олы улыбыз - 14 яшьлек Рәзил дә спорт белән бик дус, шахматта да тәҗрибәсе арта бара.
Солтан абый Хәлиуллин Аксубайдан ук килгән оныгы - 7нче класста укучы Данир Сәхабетдинов өчен көч бирә.
Ярышта районда бик көчле шахматчылар - Самат Ризванов, Рөстәм Урузбаев кебек осталар да катнаша. Яшьләрдән, бабайлардан тагын башка сәләтле шахматчылар да күп.
Уенга килгән һәркемне тәмле ашлар белән сыйлаячаклар. Җиңүчеләрне бүген үк ачыклап, мәчет исеменнән бүләкләр бирергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә шахмат ярышлары мәчет призларына

2
X