Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Яңа Кади авыл җирлеге халкы үзсалымның кая тотыласын белә

Яңа Кади авыл җирлегендә быел планлаган үзсалым акчасының 63 процентка якынын, ягъни 135400 сумын җыеп, банкка тапшырганнар да. Үткән елда референдум нәтиҗәләре буенча бу җирлектә кеше башыннан 600ар сум үзсалым җыярга килешәләр. Утыз Имән һәм Кызл Чишмә авылларында үзсалым акчасын 360 кеше түләргә тиеш. Халыктан 216 мең сум җыелып, аңа...

Яңа Кади авыл җирлегендә быел планлаган үзсалым акчасының 63 процентка якынын, ягъни 135400 сумын җыеп, банкка тапшырганнар да.

Үткән елда референдум нәтиҗәләре буенча бу җирлектә кеше башыннан 600ар сум үзсалым җыярга килешәләр. Утыз Имән һәм Кызл Чишмә авылларында үзсалым акчасын 360 кеше түләргә тиеш. Халыктан 216 мең сум җыелып, аңа республикадан вәгъдә ителгән сумма да кушылса, авыл җирлеге ихтыяҗларына куллану өчен 1 миллион 80 мең сум акчалары булачак.
-Әлеге средстволарның кайларга тотылачагын халык белән килешеп куйдык, - ди авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. -Утыз Имән авылында Буденный урамында - 100, Чапаев урамында - 200, Совет урамында 300 метрга вак таш түшәп юл ясарга җыенабыз. Әрәмәлектәге Әмил бабай коесын чистартып яңа бура төшерергә план бар. "Чәчәкле алан"дагы чишмә тирәсен төзекләндереп, карап торуга да шул акчалар файдаланылачак. Утыз Имәндәге бер зиратка ремонт ясап, территориясен зурайтып тотарга планлыйбыз.
Авыл җирлегендәге хуҗасыз, буш йортлар тирәсе дә тәртипкә китереләчәк. Кызыл Чишмәдәге Закир бабай коесын да төзекләндерү планга кертелгән.
2016 елда җыелган үзсалым акчалары тулысынча файдаланылган. Утыз Имән авылында ике тыкрыкка вак таш түшәп юл ясаганнар. 2015 елда урам яктырткычлары урнаштырганда 30 яктырткыч җитмәгән булган, былтыр аларны да куеп бетергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлегендә Яңа Кади