Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Фердинат Дәүләтшин Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе постына, конкурс комиссиясенә документлар тапшырып, башта өч кандидат дәгъва кылды. Соңрак, Совет утырышында, шулардан Фердинат Дәүләтшинга өстенлек бирелде. Моңа кадәр бер ай чамасы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Фердинат Мидхәт улы кандидатурасын муниципаль район Советының чираттагы илле җиденче утырышында катнашкан һәм тавыш биргән барлык...

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе постына, конкурс комиссиясенә документлар тапшырып, башта өч кандидат дәгъва кылды. Соңрак, Совет утырышында, шулардан Фердинат Дәүләтшинга өстенлек бирелде.

Моңа кадәр бер ай чамасы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Фердинат Мидхәт улы кандидатурасын муниципаль район Советының чираттагы илле җиденче утырышында катнашкан һәм тавыш биргән барлык депутатлар да яклады.
-Ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт. Бергә, аңлашып эшләсәк, барысына да ирешербез,- диде Фердинат Дәүләтшин. - Районда социаль сферада моңа кадәрге җитәкчелек тарафыннан, сезнең катнаш белән, бик күп эшләнгән. Киләчәктә юлларны рәтлисе, авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне яхшыртасы бар. Башка планнар да тормышка ашар дип өметләник.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан районный совет