Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Дәүләт Думасы депутаты Ульяновкага спорт костюмнары алып килде

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Ульяновка мәктәбе укучыларына, мини-футбол командаларына 30 данә спорт костюмнары юллап бирде. Әлеге костюмнарны аңардан күптән түгел генә, районда кабул итү үткәргәндә сорадылар. Депутат булышырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да. Ольга Ивановна белән бергә, Казаннан килгән тренерлар Ульяновка егетләрен һәм кызларын мини-футбол серләренә...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Ульяновка мәктәбе укучыларына, мини-футбол командаларына 30 данә спорт костюмнары юллап бирде.

Әлеге костюмнарны аңардан күптән түгел генә, районда кабул итү үткәргәндә сорадылар. Депутат булышырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да.
Ольга Ивановна белән бергә, Казаннан килгән тренерлар Ульяновка егетләрен һәм кызларын мини-футбол серләренә дә өйрәттеләр, мастер-класс үткәрделәр.
Бүген спортта резервка ерак районнардан, авыллардан да талантлы яшьләр килергә тиеш, - ди Ольга Павлова. - Гомумән, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнүегез бик яхшы.
Республиканың балалар һәм яшүсмерләр футболы ассоцияциясе фонды рәисе Константин Тарасов әйтүенчә, авыл районнарына болай беренче генә чыгулары икән. Спортны шулай да пропагандаларга җыеналар. Ульяновкалыларга спорт костюмнарын да шул фонд аша юллаганнар.
Сездә бүген истәлекле көн, профессионаллардан дәрес алу бик әйбәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, Ульяновка мәктәбе укучыларына.
Бер сәгатькә якын аяк, баш белән дә туп очыргач, алга, артка әллә нинди хәрәкәтләр ясап уйнагач, егетләр һәм кызлар, мәктәп җитәкчесе тренерларга, депутатка рәхмәт ирештерделәр.
Ульяновка мәктәбе, шик юк, мини-футболда да казанышларын күбәйтәчәк. Кызлар командасы бер елны республика, төбәк этабында беренче урынны яулаган, Идел буе округы командалары арасында Ульяновскида узган ярышта, Татарстан данын яклап, бишенче булган.
Бездә һәр класс футбол, мини-футбол уйный, ярышларда еш катнашырга тырышабыз, - ди мәктәп директоры, үзе дә физкультура укытучысы Андриян Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутаты Ульяновка Дәүләт Думасы спорт костюмнары