Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутатлар һәм пассажирлар: килешү юлы табылды

Муниципаль район Советы район эчендәге маршрут автобусларын йөртүгә тотылучы чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә мәҗбүр. Чирмешән автотранспорт предприятиесенә,район советы карары нигезендә, әлегә бюджеттан 500 мең сум акча күчереләчәк. Пассажирлар азлыктан, керемнәр кимү сәбәпле, автотранспорт предприятиесе район эчендәге маршрутларны япкач, автобуслар йөрми башлагач, халык аптырашта калды. Бөтен кеше дә машиналы түгел бит....

Муниципаль район Советы район эчендәге маршрут автобусларын йөртүгә тотылучы чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә мәҗбүр. Чирмешән автотранспорт предприятиесенә,район советы карары нигезендә, әлегә бюджеттан 500 мең сум акча күчереләчәк.

Пассажирлар азлыктан, керемнәр кимү сәбәпле, автотранспорт предприятиесе район эчендәге маршрутларны япкач, автобуслар йөрми башлагач, халык аптырашта калды. Бөтен кеше дә машиналы түгел бит. Бу хакта халык җыеннарында да сүз кузгаттылар, ярдәм сорадылар.

"Автобуслар алты маршрут буенча йөри башлаячак. Ихтыяҗны яхшылап өйрәнәсе, чыгымнарны төгәл исәплисе бар,- диде район җитәкчесе, район Советы рәисе Нурхамәт Хәмидуллин, Советның узган атнада булган чираттагы утыз беренче утырышында. - Чирмешән авылында да маршрут автобусын йөртә башларга ният бар".

Депутатлар ТР Чирмешән муниципаль районы буенча участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен, хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия (комиссияләр составының резервына да) кандидатлар тәкъдим иттеләр. Алар биш ел срокка билгеләнергә тиеш.

68 кеше - кандидатлар исемлеген муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясенә юнәлдерү турында карар чыгарылды.

Утырышта каралган тагын бер мәсьәлә - 2012нче елда муниципаль районда законлылык һәм хокук тәртибе хәле турында район прокуроры Рим Сөнгатуллин мәгълүматы бу өлкәдә - җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтү эшен көчәйтергә кирәклегенә ишарәли. Былтыр районда кылынган җинаятьләрнең яртысыннан күбрәге башкалар милкенә кул сузу - урлашу белән бәйле. Бер кат җинаять кылганнан соң да хак юлга басмаучылар күбәя бара. Прокуратурага мөрәҗәгатьләр арасында хезмәт хакын тоткарлауга кагылышлылары да аз түгел икән. "Хезмәт өчен түләмәү - амораль, түләргә кирәк, бу өлкәдә гаеплеләргә карата кырысрак чаралар күрелергә тиеш",- диде район башлыгы.

Район Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар муниципаль районның контроль-хисап палатасы отчетын исәпкә алдылар, район Советының 2013нче елга эш планын расладылар, башка кайбер мәсьәләләр уңаеннан да карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Утырыш

2
X