Депутатлар һәм пассажирлар: килешү юлы табылды
Муниципаль район Советы район эчендәге маршрут автобусларын йөртүгә тотылучы чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә мәҗбүр. Чирмешән автотранспорт предприятиесенә,район советы карары нигезендә, әлегә бюджеттан 500 мең сум акча күчереләчәк.
Пассажирлар азлыктан, керемнәр кимү сәбәпле, автотранспорт предприятиесе район эчендәге маршрутларны япкач, автобуслар йөрми башлагач, халык аптырашта калды. Бөтен кеше дә машиналы түгел бит....