Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутатлар чирмешәнлеләр фикере белән кызыксына (+ФОТО)

"Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе аша чирмешәнлеләр, республикада беренчеләрдән булып, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз теләкләрен, үтенечләрен җиткерә алдылар. Казаннан килгән автобус яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта урнашты. Ачык һавада өстәл һәм урындыклар куелды, аралашу өчен уңай шартлар тудырылды. Кабул итүгә беренче килүчеләр озак көттермәде....

"Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе аша чирмешәнлеләр, республикада беренчеләрдән булып, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз теләкләрен, үтенечләрен җиткерә алдылар.

Казаннан килгән автобус яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта урнашты. Ачык һавада өстәл һәм урындыклар куелды, аралашу өчен уңай шартлар тудырылды. Кабул итүгә беренче килүчеләр озак көттермәде.
-Без авыл халкы исеменнән килдек,- диләр Лагеркадан Валентина Егорова һәм Зоя Ларионова. - Авылыбыз аша кечкенә генә елга ага. Ул авылны ике өлешкә бүлә. Бердәнбер юл күпер аша уза. Шул күпер нык искергән, җимерелергә тора. Ә бит аның аша балалар мәктәпкә йөри, кибеткә, медпунктка баручы була. Безгә шул күперне ремонтларга ярдәм итмәсләрме икән, дип килдек. Мондый проблема башка авылларда да бардыр. Республикада бик күп программалар эшли. Бәлки бу мәсьәләне дәүләт күләмендә хәл итәргә кирәктер.
"Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләре республиканың башка районнарында да эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды үгетләү программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график буенча, "тәгәрмәчле" кабул итү бүлмәләрендә эшләүче активистлар көн саен шәһәрләргә, авылларга барып, халык мөрәҗәгатен тыңлаячаклар. Киләчәктә Дәүләт Думасының булачак депутатлары татарстанлыларның теләкләрен исәпкә алып эш итәчәк.
-Бүген без район үзәгендә һәм Иске Үтәмеш авылларында очрашуларда булдык. Алар бик тыныч, эшлекле шартларда узды, - ди районга килгән мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина.- Килүчеләр дә күп булды. Төрле сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Авыл халкын юллар проблемасы борчый, кайсыдыр урамга газ килеп җитмәгән, башкасында яктырткычлар юк, җәмәгать транспорты буенча да дәгъва белдерүче бар. Барысын да игътибар белән тыңладык, сорауларны язып алдык. Аларны депутатларга җиткерәчәкбез.
Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе 18 августта Күтәмә һәм Ивашкино, 1 сентябрьдә Ульяновка һәм Лашман авылларында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм Россия депутатлар Партия тормышы