Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында үзсалым акчасына республика да акча өстәячәк

Территорияләрне үстерү максатыннан, җирле үзидарәләрдә үзсалым җыю буенча референдумнар безнең районда да сайлаучыларның югары активлыгы белән үтте. -Чирмешәннән кала (анда бу чара оештырылмады), барлык җирлекләрдә дә референдумнар нәтиҗәләрендә куелган сорауга күпчелек "әйе" дип җавап бирде, - ди районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.- Сайлауларда катнашкан 8408 кешенең (исемлектәгеләрнең 96,36...

Территорияләрне үстерү максатыннан, җирле үзидарәләрдә үзсалым җыю буенча референдумнар безнең районда да сайлаучыларның югары активлыгы белән үтте.

-Чирмешәннән кала (анда бу чара оештырылмады), барлык җирлекләрдә дә референдумнар нәтиҗәләрендә куелган сорауга күпчелек "әйе" дип җавап бирде, - ди районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.- Сайлауларда катнашкан 8408 кешенең (исемлектәгеләрнең 96,36 проценты) 7975се (94,85 процент) үзләрендә планлаштырылган эшләргә бюллетеньдә күрсәтелгән күләмдә үзсалым акчасы җыярга ризалыгын белдерде.
Чумачкада, Әмирдә, Күтәмәдә, Кара Чишмәдә, Туймәттә, Ивашкино һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә сайлаучылар аеруча актив булганнар.
Шулай итеп, референдумнар үтте, үзсалым акчасы җыярга халыкның ризалыгы алынды. Хәзер әлеге сумманы җыярга кирәк һәм мөмкин кадәр тизрәк. Тиешенчә документлаштырылганнан соң, җирлекләргә тупланган акчага, бергә дүрт исәбеннән, республика да акча өстәячәк. Аннары планлаштырылган эшләрне башкарасы була.
Шунысы мәгълүм, җыелган акчаларны максатчан куллану, конкрет җирлектә алдан билгеләнгән эшләргә генә юнәлдерү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым

2
X