Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында мәктәпләр ремонтлауга акча бирелә

Агымдагы елда республика программасы нигезендә районда ремонтлана торган мәктәпләргә, балалар бакчаларына район бюджетыннан өстәмә рәвештә 6 миллион сумга якын, мәдәният йортларын төзекләндерүгә 711 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Ремонт эшләре Ивашкино, Бәркәтә балалар бакчаларында, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән мәдәният йортларында, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәпләрендә үткәрелергә тиеш. Бу хакта муниципаль...

Агымдагы елда республика программасы нигезендә районда ремонтлана торган мәктәпләргә, балалар бакчаларына район бюджетыннан өстәмә рәвештә 6 миллион сумга якын, мәдәният йортларын төзекләндерүгә 711 мең сум акча бүленеп биреләчәк.

Ремонт эшләре Ивашкино, Бәркәтә балалар бакчаларында, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән мәдәният йортларында, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәпләрендә үткәрелергә тиеш. Бу хакта муниципаль район Советының чираттагы илле тугызынчы утырышында да сүз булды.
Депутатлар муниципаль район Уставына һәм бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, авыл җирлекләре арасында йөрүче маршрут автобусларының чыгымнарын өлешчә каплау мәсьәләләрен дә тикшерделәр. Утырышта «Чирмешән» муниципальара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев та чыгыш ясады, узган 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Район Советы утырышында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты, тикшерелгән мәсьәләләргә карата үз динен белдерде. Утырышны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан депутаты районный совет