Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында беренче сайлаучыларга бүләк бирделәр

Лагеркадагы сайлау участогына беренче булып килгән Сергей Васильевка бүләк бирделәр. Нефтьче ул, шуннан эшкә киткән. Беренче тапкыр гына тавыш биргән өч яшь сайлаучыны да бүләкләр белән хөрмәтләгәннәр. Түбән Чегодайда әниле-уллы Алсинә һәм Ренат Хәмидуллиннр да эшкә ашыгалар. Ренат азык җыю комбайнын йөртә. Бүген кукуруз уралар. - Иртәрәк торып килдек, ничек...

Лагеркадагы сайлау участогына беренче булып килгән Сергей Васильевка бүләк бирделәр. Нефтьче ул, шуннан эшкә киткән.


Беренче тапкыр гына тавыш биргән өч яшь сайлаучыны да бүләкләр белән хөрмәтләгәннәр.

Түбән Чегодайда әниле-уллы Алсинә һәм Ренат Хәмидуллиннр да эшкә ашыгалар. Ренат азык җыю комбайнын йөртә. Бүген кукуруз уралар.

- Иртәрәк торып килдек, ничек сайлауга килмисең инде,- ди Алсинә. - Депутатларыбыз эш күрсәтә торган булсыннар иде.

Тулаем монда иртәнге ярты сәгатьтә 30 сайлаучы (исемлектә 192) бюллетеньнәр алган да. Башка участокларда да сайлаучылар бик актив.

Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында үз ишекләрен ачты. Сайлау үтүче биналарда комиссия өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат сайлаулар Лагерка Миннеханов Сайлаучылар Миргалимов