Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Алдан тавыш бирү Чирмешәндә дә узачак

Быел сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия " партиясе депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларын алдан билгеләп куймакчы. Әлеге максатта 22 май көнне алар бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештыра. Хакимият партиясе мондый сәяси адымны узган сайлауларда практикага керткән иде. Бердәмроссиялеләрнең алдан тавыш бирүләрен узган елларда "праймериз" дип...

Быел сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия " партиясе депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларын алдан билгеләп куймакчы. Әлеге максатта 22 май көнне алар бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештыра.

Хакимият партиясе мондый сәяси адымны узган сайлауларда практикага керткән иде. Бердәмроссиялеләрнең алдан тавыш бирүләрен узган елларда "праймериз" дип атадык. Быел бу ят сүзне "онытып", партия эчендәге сайлауларны гади итеп, алдан тавыш бирү диләр. Тагын бер яңалык: элек кандидат өчен партия әгъзалары гына тавыш бирсә, быел исә әлеге сайлауда теләгән һәркем катнаша ала. Әүвәл кандидатлыкка кандидатларның сайлаучылар белән очрашулары булачак.
22 май көнне бердәмроссиялеләр алдан тавыш бирү өчен районда 7 санау участогы көйли. Алар Туймәт, Ульяновка, Лашман, Ивашкино, Иске Үтәмеш авылларында оештырыла. Район үзәгендә исә лицейда, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә сайларга мөмкин. Шунлыктан башка авыллардан килеп, тавыш бирергә теләүчеләрне анда-монда йөртергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия Дәүләт Думасы