Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Тутырган каз муены

Эш барышы Казны яхшылап чистарткач, муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар. Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп...

Эш барышы

Казны яхшылап чистарткач, муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар.

Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп болгаталар, сыеграк итеп фарш әзерлиләр.

Муен тиресенең бер башын бәйлилә, эченә әзер дөгене тутыралар, 2-3 см калдырып, икенче башын да бәйләп куялар. "Тутырма"ны кәстрүл төбенә тезеп, бераз шулпа яисә су өстиләр һәм әзер булганчы пешерәләр. Аннары тутырган каз муенын табада духовкага куеп кызартып алалар.

Табынга кайнар килеш чыгаралар.

Чыганак: https://tyk.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined муены каз Тутырган

2
X