Тутырган каз муены
Эш барышы
Казны яхшылап чистарткач, муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар.
Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп...