Манты түгел, урама бу!
Тиз әзерләнә, бик тәмле була.
Манты эшләргә вакыт булмаса, тиз генә менә шундый урама ясарга мөмкин. Бик тәмле булачак.
Эчлеге:
- фарш
- бәрәңге
- тоз, борыч
- кишер дә салырга мөмкин, ансыз да була.
Камыр:
- йомырка - 3 данә
- су - берэр кашык чамасы
- тоз - бер чеметем.
Эчлегенә бәрәңгене эре угычтан чыгарабыз да барысын бергә бутыйбыз. Камырны басып, бераз ял иттергәч, юка гына җәймә җәеп, эчлеген салабыз да, рулет ясап төреп, мантоварка яки пароваркада 40минут пешерәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев