Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый.

  • Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 чәй калагы тоз салырга киңәш итә.
  •  Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
  •  Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
  •  Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны арым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
  •   Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында “ял иттерергә” киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.
  •  Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.
  •  Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
  •   Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.

 muslumirc.ru

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев